Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Техник карау буенча бәйге игьлан ителә!

Районда эшләүче Дәүләт техник күзәтчелек органы һәм “Теләче информ” мәгълүмат үзәге шәхси затларның техникасын тикшерүгә әзерлеге буенча, Бәйге игълан итә.

Районда  эшләүче  Дәүләт техник күзәтчелек органы эшчәнлегенең төп юнәлеше булып, әлеге җирлектә булган трактор, үзйөрешле машиналар һәм   аларга тагылма прицепларны куллану вакытында кешеләр сәламәтлегенә һәм аларның милкенә зыян китермәү тора. Моның өчен бу төр техникаларның төзек хәлдә булуы  мөхим. Шунлыктан алар өчен елга бер мәртәбә техник карау чарасы уздырыла һәм ул мәҗбүри санала. 

Агымдагы елда әлеге эш 24 апрельдән Олы Мәтәскә җирлегендә башланып китәчәк һәм Бәйге форматында узачак.  Җиңүчеләр “Иң яхшы техник карауга әзерләү” номинациясе буенча бүләкләнәчәк. 

 

Катнашу өчен таләпләр:

- техника белән идарә итүченең моңа  хокук бирү таныклыгы булу;

- техниканың  теркәлү таныклыгы булу;

- медицина аптечкасы, һәлакәт вакытында куелырга тиешле ике берәмлек билге, янгынга каршы сүндерү жайланмасы булу;

- кин габаритлы техник агрегатлар булганда, анын түбәсендә сары төстәге ут жайланмасы (мигалка) булу;

-тракторда һәм тагылма арбада туктап төзәтү эшләре башкарганда аның кузгалмавын тәэмин итүче башмаклар булу;

- завод һәм двигатель номерлары булучы урыннардагы язулар өстәмә буяулардан һәм башка катнашмалардан чистартылган булу;

- барлык төр приборлар, техник куркынычсызлык жайланмалары төзек һәм эш халәтендә булырга тиеш;

- техниканы эксплуатацияләүче шәхеснең үз янында уткайтаргыч сызыклы киеме (жилеты) булырга тиеш. 

Белешмәләр өчен телефон номеры: 21-6-11

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев