Техниканың төзеклеген тикшерү вакыты җитә
Районда эшләүче дәүләт техник күзәтчелек органы эшчәнлегенең төп юнәлеше булып, әлеге җирлектә булган трактор, үзйөрешле машиналар хәм аларга тагылма прицепларны куллану вакытында кешеләр сәламәтлегенә хәм аларның милкенә зыян китермәү тора. Моның өчен бу төр техникаларның төзек хәлдә булуы мөхим. Шунлыктан алар өчен елга бер мәртәбә техник карау чарасы уздырыла.
Техник карауны ел саен уздыру мәҗбүри чара. Чөнки ул РФ хөкүмәтенең 2013 ел 13 ноябрь көнендә 1013 номерлы карары белән рассланган кагыйдәләрнең 5 матдәсе «б» пункты белән беркетелгән.
Агымдагы елда әлеге эш район җирлегендә урнашкан авыл җирлекләрендә, югары органнар тарафыннан расланган график нигезендә, түбәндә күрсәтелгән вакыт аралыгында башкарылачак:
Карау, үткәрү урыннары, авылларда алдагы еллардагы кулланылган мәйданнар. Техник карауны үтү өчен шәхси затлар тикшерү органына техниканы хәм түбәндәге документларны әзерләп күрсәтергэ тиеш була:
- техника белән идарә итүченең моңа тиешле документы;
- техниканың теркәлү таныклыгы;
- техниканы мәжбүри иминиятләштерү полисы.
Әлеге күрсәтеп үтелгән документлар булмаганда, шулай ук техниканың номер мәгълүматлары таныклыктагылар белән чагышмаганда, әлеге чара уздырылмый.
Болардан тыш карау уздырылучы техникада медицина аптечкасы, хәләкәт вакытында куелырга тиешле ике берәмлек билге, янгынга каршы сүндерү җайланмасы булу мәҗбүри.
Тракторның алдында яки артында киң габаритлы техник агрегатлары булганда, аның түбәсендә сары төстәге ут җайланмасы (мигалка) булуы кирәк. КУН җайланмасы куелган тракторларда, әлеге җайланманың терсәкләрендә «Под стрелой не стоять» дигән язу булырга тиеш.
Моннан тыш тагылма арбаларның арткы бортларында, әлеге арбаның дәүләт номеры зурайтып язылырга тиеш, ә ян бортларында «Перевозка людей запрещена» язуының булуы кирәк.
Тракторда хәм тагылма арбада туктап төзәтү эшләре башкарганда аның кузгалмавын тәэмин итүче башмакларның булуы мәҗбүри әйбер.
Карау узарга килгән техник берәмлек чиста булырга, әгәр инде озак вакытлар эшләп төсен югалткан икән ул таныклыгында язылган төскә буялган булырга тиеш. Завод хәм двигатель номерлары булучы урыннардагы язулар өстәмә буяулардан хәм башка катнашмалардан чистартылган, андагы саннар чагыштыру өчен ачык күренергә тиеш.
Техник берәмлеккә аны җитештерүче тарафыннан куелган барлык төр приборлар техник куркынычсызлык җайланмалары төзек хәм эш халәтендә булырга тиешле. Тышкы яктан, аерым алганда, бау белән тартып кабызылучы тракторларда, бу эшне башкарганда хәләкәт булмасын өчен куелган тапшыру тартмасыннан кабызу жайланмасының магнетосына сузылган чыбыкның булуы хәм эшләве мәҗбүри.
Агымдагы елда техник карау уздыруга тарифлар үзгәрмәде. Берәмлек техникага дәүләт пошлинасы 400 сум күләмендә калды, ә аны уздыручы органга түләү бәясе 500 сум.
Болардан тыш 2018 елның 1 апреленнән РФ юл хәрәкәте кагыйдәләренә кергән үзгәрешләр нигезендә, техниканы эксплуатацияләүче шәхеснең үз янында уткайтаргыч сызыклы киеме (жилеты) булырга тиеш. Чөнки көннең караңгы вакытында, юл өслегендә техника янында нинди дә булса хезмәт башкарганда, аны эксплуатацияләүче шәхеснең өстендә әлеге киемнең булуы мәҗбүри.
Югарыда күрсәтелгән шартлар үтәлсә трактор хәм үзйөрешле башка машиналарга техник карау узганлыкка таныклык бирелә. Утәлмәсә аерым төр акт төзелә хәм кабат узасы була. Таныклыксыз эксплуатацияләү рөхсәт ителми. Әгәр инде техниканы эксплуатацияләүче бу таләпне бозып рәсми органнар тарафыннан тоткарлана икән, бу шәхескә РФ административ хокук бозулар Кодексының 9.3 матдәсе нигезендә беркетмә төзелә, нәтиҗәдә хокук бозучы штрафка тартылырга яки 6 айга барлык төр техника белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин.
Райондагы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең кабул итү вакытлары: хәр атнаның сишәмбе хәм җомга көннәрендә 8-12 сәгать вакыт аралыгында. Эш телефоны 21-6-11.
И.Р.Баев - ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы буенча бүлек җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев