Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тәүге киңәшмә

Бүген, ягъни 1 октябрь көнне, район мәдәният йортында татар телен саклау, үстерү һәм кулланыш дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләренә багышланган районкүләм киңәшмә булып үтте.

 

    Район активы, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр чакырулы булган киңәшмәне муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов алып барды һәм тирән эчтәлекле доклад белән белән чыгыш ясады. Киңәшмәнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын ассызыклап ул:
   Бүгенге киңәшмәгә без туган телебезне тирәнтен өйрәнү, үзебездән соң киләчәк буыннарга лаеклы ташыру, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклау мәсьәләләре турында ачыктан-ачык сөйләшергә җыелдык, - диде.
  Район җитәкчесе үзенең чыгышын олугъ шагыйрьләребезнең шигырьләре, республика җитәкчеләренең канатлы сүзләре белән ныгытып барды. Шушы көннәрдә Актанышта үткәрелгән тел мәсьәләләренә кагылышлы зона киңәшмәсендә алган тәэсирләре белән дә уртаклашты. Соңыннан ул уңышларыбызны да, җитешсезлекләребезне дә әйтеп (бу вакытлы матбугатка язылуда ачык чагыла), алдагы көннәргә бурычлар да билгеләде. Шунысы игътибарга лаек, туган телебезнең сакланышына, үсешенә һәм кулланышына багышланган әлегедәй киңәшмәләр, төрле формаларга кертелеп,  ай саен үткәреләчәк.

Телебез язмышын кайгыртып үткәрелгән тәүге киңәшмә турында тулырак “Теләче” газетасының чираттагы саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев