Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Төзелеш барышы белән кызыксынды

Бүген, ягъни 9 апрель көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте базасында төзелеп килүче терлекчелек комплексы төзелеше белән танышты, төзелешт-монтаж эшләрен алып баручы подрядчы оешма җитәкчеләре белән очрашып сөйләште.

Үзара җанлы сөйләшү вакытында терлекчелек комплексының саву залын һәм 500 баш савым сыерына исәпләнгән терлек торагын кулланышка тапшыру срогы билгеләнде. 

Исегезгә төшерәбез, төзелеш эшләрен киров өлкәсеннән килгән җаваплылыгы чикләнгән “Приор+” ширкәте төзүчеләре башкарса,  әзер участокларга җиһазларны Удмуртия Республикасының җаваплылыгы чикләнгән “АгроСистемы”  ширкәте эшчеләре монтажлый.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев