Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Түбән Новгород өлкәсендә футбол буенча ярышлар узды

1-3 март көннәрендә Түбән Новгород өлкәсенең Городецкий районында, Олы Суходол авылында «Изумрудное» ял базасында футбол буенча ярышлар узды.

Ярышлар Төбәкара этап кысаларында, 2024-2025 елгы сезонның "Күн туп – мәктәп футбол лигасы" футзалы буенча, мәктәп укучылары командалары арасында үткәрелде. Биредә Теләче урта мәктәбенең 2007-2008 елгы яшүсмерләр командасы чыгыш ясады. Ярышларда барлыгы 11 төбәк катнашты. Безнең команда финалда пенальти буенча оттырып, 2 нче урынны яулады.

Команда составы: Ибраһимов Делюс, Яхин Ислам, Исмайылов Самир, Зәйниев Риназ, Фатихов Руслан, Алимов Азат, Хадиев Илзат. Команданың тренеры Хәбиров Рөстәм Газиз улы, команда җитәкчесе Сәләхиев Булат Ринат улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев