Теләче Информ

Туган ягым минем горурлыгым

Декабрь аенда Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына, Теләче муниципаль районының кабат торгызылуына 30 ел тулу уңаеннан үткәрелгән I Республикакүләм «Туган ягым - горурлыгым» проекты һәм иҗади эшләр фәнни-гамәли конференциясенең йомгаклау этабы үтте.

Конференция "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында"  Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру, туган якка сак караш һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү, укучыларда, мөгаллимнәрдә танылган якташларының  хезмәтләрен өйрәнүгә  этәргеч бирү максатыннан оештырылды. Конференция темасы сайлауга үз төбәгебездән чыккан, хезмәтләре белән Татарстаныбызны үстерүгә, дөньяга танытуга, телебезне саклап калуга зур өлеш керткән шәхесләребез күп булу этәргеч бирде. Болар: фәлсәфә фәннәре докторы, профессор Яхъя Абдуллин, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, исламият һәм шәркыять белгече Үтәбәй Кәрими, география фәннәре кандидаты Нияз Биктимиров, химия фәннәре кандидаты Зәлия Әхмәтҗанова, аш -су остасы Юныс Әхмәтҗанов, Республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Фәрит Хатыйпов, Роберт Галиев...

Фәнни юнәлештәге секцияләр эшчәнлеге 5 юнәлештә оештырылды. Мәртәбәле жюри тарафыннан катнашучылардан килгән 40 тан артык эш өйрәнелде. Эшләр районыбыз мәктәпләре укучыларыннан, укытучыларыннан, ызандаш районнардан да килде. Аеруча Арча районы мөгаллимнәре активлык күрсәтте.

Танылган якташларым – көндәлек басмаларда секциясенә барысы  7 эш килде. Максабаштан Әлфия Гаязетдинованың  гомерен Максабаш мәктәбендә балаларга белем  һәм тәрбия бирүгә багышлаган хөрмәтле укытучы, балалар өчен язылган әсәрләр авторы, Теләче газетасының актив хәбәрчесе Тәнзилә апа Шәрәфиева турында язмасы мактауга лаек. Баландыш төп мәктәбеннән Флёра Тимербаева гаиләләре турында көндәлек матбугатта төрле елларда басылган  язмаларны анализлап,  нәтиҗәләр чыгарган. Бу секциядә якташ язучыларыбыз Мәхмүт Хәсәнов, Фатих Хөсни, арчалылыр тарафыннан Мәрзия Фәйзуллинаның мирасын барлауга игътибар бирелгән. Арчадан Рәсимә Ибраева якташ галим Худа Бәдигый эшчәнлеге белән таныштыра. Ильмира Арсланова укучысы Диана Рахматуллина белән якташыбыз Фәнил Галиев хезмәтләрен өйрәнгән.

Туган ягым–илһам чишмәсе секциясенә  13 эш кабул ителде. Бу номинациягә туган як табигатеннән илһам алып, әдәбият- сәнгать, мәдәният өлкәсендә үзләрен таныткан, КамАЗ да югары баскычларга күтәрелгән, басу- кырларда, комбайн штурваллары артында дан-дәрәҗәләргә ирешкән якташларыбыз турында эшләр җибәрелгән. Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Дилүс Мөлеков тарих укытучысы Айгөл Рахматуллина җитәкчелегендә авыл җирлеге тарихында якты эз калдырган шәхесләрне өйрәнгән. Теләче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Хаҗинуров Гаделнең (җитәкчесе Гөләндәм Абдуллина) якташ шагыйрәбез Сиринә Гатиятова турында эшләгән презентациясе жюри тарафыннан югары бәяләнде. Бу бүлек укучылары белән туган як чишмәләрен, елга-күлләрен өйрәнүче мөгаллимнәрнең хезмәтләре күп булу белән куандырды.

 Авылымның фән эшлеклеләре секциясенә 3 эш килде. Кече Кибәхуҗа төп мәктәбеннән Флүзә Әскарова укучысы, авылдашы, география фәннәре кандидаты, КФУның сервис һәм туризм кафедрасы доценты, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, 150 дән артык язма хезмәтләр авторы  Нияз   Биктимеров турында “Максатчанлык - казанышлар нигезе” эзләнү эше белән катнашты. Ул яшь галимнең  ирешкән дәрәҗәләрендә гаилә тәрбиясенең  уңай йогынтысын ачып бирде. Шул ук мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Закирова чыгышы белән Казаклар авылыннан булган шәррыкыят һәм исламият галиме Үтәбәй Кәриминең тормыш юлында ирешкән дәрәҗәләрен ачыклаган. Арчадан  Гөлия Ганиева Яхъя бине Сәфәргали белән таныштырды.

«Фәнгә юл–мәктәп бусагасыннан» секциясенә 7 эш килде. Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе директоры Гөлшат Миннекәева шул мәктәптә белем алган хөрмәтле, дәрәҗәле  шәхес - Васыйл Гарифуллин  турында “Остазыбыз” мәкаләсен тәкъдим итеп, аны авылыбызның асылташы, олы йөрәкле авылдашыбыз дип зурлый.  Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Динә Мөлекова дә  (җитәкчесе Хәдичә Нигъмәтҗанова)  якташыбыз Васыйл Гарифуллинның ирешкән дәрәҗәләрендә туган авылының, укыган мәктәбенең ролен күрсәтте. Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укытучысы Мәүлия Каримуллина укучысы Сәмир Мингазов  белән умартачылыкның кеше сәламәтлегенә китергән файдасын ачыклаган, Баландыштан Назлыгөл Гайнетдинова  Әлфия Шакирова җитәкчелегендә  “Мендәрләр һәм сәламәтлек” темасына тукталган, татлы йокы өчен файдалы мендәрләр ясарга өйрәткән. Караширмә башлангыч мәктәбе укучысы Ранил Нигматуллин (укытучысы Светлана Ибраһимова) иң дәрәҗәле хезмәт икмәк үстерүче хезмәте дип саный һәм данлыклы игенчеләр белән таныштыра. «Якташларым белән горурланам!» секциясе - иҗади юнәлештәге секция. Анда укучылардан видео, мультимедиа материаллары, очерклар, мәкаләләр, репортажлар кабул ителде. Баландыштан 5 сыйныф укучысы Булат Сафин (җитәкчеләре Айгөл Сафина, Рушания Муллахмәтова) бабасы турында бик матур видеосюжет эшләгән. Презентацияләр арасында Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Ризәлә  Нигъмәтҗанованың сыйныф җитәкчесе Гөлнур Галимҗанова җитәкчелегендә бөтен дөньяга данлыклы спортчы, көрәш буенча мөмкин булган барлык дәрәҗәләргә ирешкән авылдашы, горурлыгыбыз Раил Нургалиев турында эшләгән эше югары бәяләнде.

Укучылар арасында шулай ук бабаларының Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары белән горурланучылар күп булу аеруча куанычлы. Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укытучысы Наилә Мөхәмәдиева авылдашы Морат Мостафин турында “Ул, Алтын Йолдызы булмаса да, чын Герой иде!” дигән тикшеренү эше белән катнашты. Бу урында Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбенә Морат Мостафин исеме бирү эшендә Васыйл Гарифулинның, Наилә Мөхәмәдиеваның, Шаһинур Мостафинның бик күп эш башкарганлыгын, башлап йөрүләрен  әйтеп үтү урынлы булыр. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йорты каршына Морат Мостафинга бюст куелды.

Гомумән алганда, конференциядә катнашучылар үз якларының данлыклы шәхесләрен күрсәтергә теләгәннәр: мәтәскәлеләр Фатыйх Хөснине яңа яктан ачса, шәдкелеләр Сәйдә Зыялы, Нурислам Хәсәнов белән горурлану белдергәннәр, Винера Ганиева, Нәфисә Василова, Дания Гайнетдинова кебек якташларыбыз турында да эшләр дә шактый. Республикабыз тарихында якты эз калдыручылар белән беррәттән, үрнәк замандашларыбыздан Рифкать Шәфыйков турында Теләче мәктәбе укучысы Салават Хәсәншин (укытучысы Гөлшат Сөнгатуллина) эше  жюрида  кызыксыну уятты.

Конференциядә Казан  федераль университеты профессоры, милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, конференцияне оештыру комитеты рәисе Васыйл Гарифуллин йомгаклау сүзе  белән чыгыш ясады. Ул эшләргә анализ ясап, үзенең тәкъдимнәрен җиткерде, конференция  дәвамлы булыр дигән ышанычын белдердерде, чөнки әле тирә-ягыбызда урнәк алырдай хезмәт батырлары, ачылып бетмәгән исемнәр шактый.  

Флүзә Әскарова. Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: