Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Туган ягым- яшел бишек...

Хөрмәтле райондашлар, “Туган ягым- яшел бишек” проекты кысаларында, сезне районыбыз авыллары белән таныштыруыбызны башлап җибәрәбез.

быз Иске Җөри авыл җирлегенә кергән Алан Җөри авылы һәм Яңа Җөри (Карачтау). Халык телендә Алан Җөри авылы Кечкенә Казаклар дигән исем белән ешрак атала. Мишә елгасының уң як ярындагы авыл 1795 елларда ике як ярга да урнашкан була. 18 –19 гасырларда авылда яшәүче халык дәүләт крестьяннары булалар һәм алар игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Әлеге авылның зур вакыты 1938 елга туры килә – 168 кеше яшәгән. Тулы булмаган мәгълүматлар буенча, Алан Җөридән Бөек Ватан сугышында 21 кеше ятып кала, әйләнеп кайтучылар 6 кеше, димәк авыл яу кырына иң кимендә 42 кешесен озаткан. Сугыштан соңгы елларда авыл аерым “Арыслан” колхозы булып яши, үзенең мәктәбе, клубы була. 1970 елда авылда – 104, 1989 елда - 27, 2010 елда – 1 кеше кала һәм бөтенләй бетә. Авылга 1970 елда электр керә. Ләкин электр гына авылны таралудан саклап кала алмый. Кайбер йортлары хәзер дә сакланалар. Зиратлары бар, шул авыл кешеләре аны бик яхшы карап торалар. Кайчандыр нәни балалар яланаяк йөгереп йөргән урамнар, мәктәп юллары, чишмә сукмакларының бүген берсе дә юк. Яңа Җөри, ягъни Карачтау авылында да элегрәк өйләр булган урыннарны күптән инде чүп үләне, чыбык-чабык басып киткән. Үсеп утырган карлыган һәм алмагачлар гына кайчандыр биредә авыл булганлыгын, тормыш гөрләгәнен искәртә. Әлеге урыннарны өлкән яшьтәгеләр генә хәтерли, яшьләр исә бөтенләй белми. 1680 елдан алып 1860 елларга кадәр мондагы халык та дәүләт крестьяннары категориясенә керә, алар игенчелек, терлек үрчетү, тегү-бүрек һөнәрчелеге белән шөгыльләнәләр. 1859 елда – авылда 163 кеше, 1938 елда – 380, 1970 елда - 220, 1989 елда-65 кеше яшәгән. Хәзерге көндә инде авылда 25 ләп кенә кеше бар. 1982 елда районыбызның Балыклы авылыннан килеп булып төшкән Мәгүзә апа Зыятдинова бүгенге көндә авылда, кече улы Фидаил белән гомер кичерә. “Мин килгәндә, өйләр күп, өй саен балалар иде әле. Клубыбыз бар иде, анда бик матур кичәләр, бәйгеләр уздыра идек. Яшьләр бик күп кайта иде. Тора-тора авылда кеше калмады шул. Хәзер авылда күбрәк олы яшьтәгеләр генә яши”, - диде ул. Һәр кеше өчен туган ягыннан да кадерлерәк җир юк шул. Олыгайгач бу аеруча сизелә. Авылдан читкә китеп, башка җирләрдә гомер итүчеләр дә үзләренең туган җирләрен сагынып кайталар. Карачтауда да мондый гаиләләр күп. “Яз җитүгә кайтабыз да, көз җиткәч кенә китәбез. Авылда бик рәхәт шул”, - ди әлеге авыл кызы Рәйсә апа Талипова. “Карачтау авылы җыры”н җырлаучы бөтен татар дөньясын үзенең моңлы җырларында тибрәткән Таһир Якупов әлеге авылда туган. Теләче төбәге авылларының матур табигате, Мишә елгасының гүзәллеге, туган ягыбызның челтерәп аккан чишмәләре, халкыбызның саф күңеле чагыла якташыбыз җырларында. Авылларыбыз югалу белән аның теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре дә онытыла. Шунын өчен без бөтен көчебезне югала барган авылларга яшәү рухын иңдерү өстендә эшләргә тиешбез.

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X