Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Тукай- әдәбият кояшы» дип исемләнгән шигырь бәйрәме узды

Бүген «Киләчәк» яшьләр үзәгендә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан, «Тукай- әдәбият кояшы» дип исемләнгән шигырь бәйрәме узды.

Апрель җитсә исемеңне җырына куша Тукай.

Милләтемнең кояшы син, и моңлы нурлы Тукай!  (Мирһади Разов) 

 

Габдулла Тукай әсәрләре буенча театральләштергән күренешләр белән бергә матур җырлар, дәртле биюләр, аһәңле шигырьләр бик күп яңгыраган бәйрәм чарасында, 4 марттан 15 апрельгә кадәр узган, «Тукай – әдәбият йолдызы» дип исемләнгән акциядә катнашучыларны бүләкләп уздылар. Җиңүчеләргә дипломнарны Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тапшырды. Акциядә барлыгы 129 бала катнашкан. Шуларның 35 ел җиңүче дип табылган. Әлеге балалар бүгенге бәйрәм сәхнәсендә чыгыш ясадылар. 

Шигырь бәйрәме “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Бәйрәм чарасы хакында тулырак «Теләче» район газетасының алдагы саныннан укый аласыз. 

 

Зөлфия Ибраһимова. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев