Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Тукай туган көн уңаеннан

Тукай әсәрләре белән һәркемнең теле ачыла, әкиятләр аңларлык вакыт җиткәч ул күңелләргә керә. Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр аның шулай булуын яхшы аңлый.

Шуны исәптә тотып бөек шагыйребез иҗатын ел дәвамында балаларга өйрәтергә тырышабыз. Ә инде апрель аена кергәч, Тукай шигырьләре, әкиятләре балалар бакчасында һәр көн яңгырап тора. Узган чарада шагыйрьнең шигырьләрен балалар яттан сөйләде, бәйрәмгә килгән зурлар төркеме белән уртанчылар төркеме балалары Тукайның “Шүрәле”, “Су анасы”, “Бала белән күбәләк”, “Аю мәҗлесе”, “Кәҗә белән сарык”, "Кызыклы шәкерт"кебек әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәтте. Бәйрәм кичәсе Г. Тукай сүзләренә халык иҗат иткән «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Сабирҗанова Ләйсән Миннехановна, татар теле тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев