«Тукайга мәхәббәт илә... »
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне һәм Россиядә гаилә елы уңаеннан ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт- Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе «Тукайга мәхәббәт илә... » дип исемләнгән V нче Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үткәрде.
Әлеге бәйгедә катнашып Алан балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Нурисламова Ләйлә, Кәримова Алимәләр 2 нче дәрәҗәдәге, Балыклы башлангыч гомумбелем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары Галиәхмәтов Ранил, Кәримова Асилә, Сибгатуллина Сәмирә һәм җитәкчеләре Сафиуллина Әминә Тимергали кызына 2 нче дәрәҗәдәге дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев