Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Тылсымлы белем дөньясы көтә!

Кичә Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында чыгарылыш бәйрәм иртәсе узды.

Ямьле бакча быел 20 баласын мәктәпкә озата. Балаларның шигырьләр сөйләве, җырлавы, килешле итеп вальс әйләнүләре һәркемнең күңеленә хуш килде.

Тантаналы өлеш тәмамлангач, балалар урамга чыкты һәм төрле төстәге шарларны зәңгәр күккә очырды. Шул шарларга карап, балалар бакчасында узган мизгелләрне искә төшереп, әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең, балаларның күзләре яшьләнде.  Ак юллар сезгә, балалар! Сезне тылсымлы белем дөньясы көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев