Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тынычлык- сабырлыкта…

Тату гаилә - бәхетле гаилә, ди өлкәннәр. Хак сүзләр.

"Бары бер-береңне хөрмәтләү, бер-береңнең кадерен белү генә гаиләне бердәм итә. Ә ул, әлбәттә, бәхеткә юл яра”, - ди 50 ел  гомер кичергән парлар. Аларның барысы да шушы гади генә кагыйдәләрне тормыш девизы итеп, тату дөнья көтәләр.   Теләче районында 50 ел бергә яшәгән 24 гаилә яши. 8 июль  көнне “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык  көне”н билгеләп узабыз. Бәйрәмнең төп  асылы яшь буында гаилә кыймәтләрен саклау, рухи-әхлаки кыймәтләрне тәрбияләүгә кайтып кала.  Бүген 50 ел гомер кичергән парларны “Туган авыл” кафесына бәйрәм тантанасына чакырып, хөрмәтләделәр.  Бәйрәм уңаеннан аларга  теләкләрен район башлыгы Нәҗип Хаҗипов та җиткерде. Районның актларны теркәү бүлеге җитәкчесе Әнисә Тимерханова   50 ел гомер кичергән парларны  загс бүлегенең  мактаулы гражданнар китабына истәлек имзасы куйдырды. 

Э.Әхмәтҗанова. 

Бу хакта тулырак район газетасыннан укып белә аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X