Уеннар тәмам. Җиңүчеләр билгеле.
«Батыр» спорт комплексында дүрт көн дәвам иткән волейбол уеннары тәмам.
Исегезгә төшерәбез, биредә 2012-2013 елларда туган кызлар арсында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Ярышта Менделеевск, Минзәлә, Арча, Буа, Теләче, Актаныш һәм Кама Тамагы районнарының яшь волейболчылары көч сынашты. 21 ноябрьдән бирле дәвам иткән бәйгедә беренче урынны Буа районы кызлары яулады. Икенче һәм өченче урыннарга Минзәлә белән Теләче районнары командалары лаек булды.
Җиңүче командаларны Теләче муниципаль район башкарма комитеты ьитщкчесе Илнур Хамидуллин белән Татарстан Республикасы волейбол Федерациясе башкарма директоры, ярышларның баш хөкемдары Мансур Каримов тәбрикләде.
Ярышлар турында тулырак «Теләче» газетасыннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев