Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Укучының мәдәни көндәлеге» республика проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды

1 июнь, Халыкара балаларны яклау көнендә, Казан шәһәренең «Әкият» балалар үзәгендә «Укучының мәдәни көндәлеге» республика проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды.

Тантаналы чара кысаларында җиңүчеләр өчен күңел ачу чарасы һәм «Чудо для Маши» дигән спектакль күрсәтелде.
Проектта катнашучылар-1-4 сыйныф укучылары. 2014 елдан башлап ел саен, проект кысаларында, сентябрьдән май аена кадәр китапханәләрдә төрле чаралар үткәрелә, укучылар китапханәләргә, музейларга, кинотеатрларга һәм башка мәдәният учреждениеләренә йөриләр. Быел Теләче районы буенча җиңүчеләр булып түбәндәге укучылар танылды:

Хәбиров Альмир (Теләче урта мәктәбе);
Фәсхиева Сәйдә (Теләче урта мәктәбе);
Мозаффарова Иллария (Шәтке урта мәктәбе);
Вакказова Зәлия (Теләче урта мәктәбе)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев