Укучылар Саба аграр көллиятендә булдылар
25 март көнне, һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында, районыбызның 9-11 нче сыйныф укучылары Саба аграр көллиятендә булдылар.
Балалар белгечлекләр, керү шартлары, алга таба эшкә урнашу мөмкинлекләре, уку йортында үткәрелә торган чаралар турында мәгълүмат алдылар. Алар көллият җитәкчелеге, педагоглары һәм укучылары белән аралаштылар.
Теләче районы мәктәпләренең 9 сыйныфын тәмамлаучыларның күбесе урта һөнәри белем алу өчен Саба аграр көллиятенә теләп керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев