Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Укучылары белән очрашты

Шигырь һә хикәяләр язучы Люция Әблиеваның әсәрләре матбугат битләрендә басылып тора. “Соңлап тотылган җавап”, “Сөюемнең тәңресе” һәм башка китаплары дөнья күрде.

Бүген, ягъни 30 ноябрь көнне, ул Теләче үзәкләштерелгән китапханәләр челтәрендә укучылары белән  очрашты. Әдәби-музыкаль кичә форматында барган очрашу вакытында ул үзенең юмористик шигырьләрен, хикәяләрен сөйләсә, чарада катнашучылар - китапханәчеләр, педагог - оештыручы Алсу Җиһаншина җитәкчелегендә очрашуга килгән Теләче урта мәктәбе укучылары аны сорауларга күмде, ул оештырган интеллектуаль уеннарда, викториналарда актив катнашты. Соңгылары кунагыбызның шигырьләрен матур итеп яттан сөйләде. Район мәдәният йорты хормейстеры Рада Әхмәтгаязова белән баянчы, республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәре Рафис Минһаҗев башкаруындагы халкыбыз җырлары очрашуның матур бизәгенә әверелде. Чараны үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Резидә Дәүлиева алып барды.

Люция ханым тумышы белән Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы Тозлыкуш авылыннан. Уфа дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. Гомерен юрист хезмәтенә багышлаган. Шактый еллар Уфада яшәде. Хәзер исә Казанда гомер итә. Быел ул үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев