Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Укучыларыбыз иҗаты

Күңелем белән гашыйк мин кышка. ( ап- ак карлы кышның беренче көннәренә)

Җир - анабыз елаган күк иде,
Озатканда киткән кошларны.
Тормыш дәвам итеп каршылыйбыз,
Ап-ак карлы , килгән кышларны.

Колач җәеп аны сәләмлибез,
Әкияттәй яуган карларын.
Һәр туган көн безгә куанычлар,
Бүләк итсен алсу таңнарын.

Аллам биргән тормышыма рәхмәт,
Якын итәм туган- дусларны.
Яуган карлар ак бәхетләр тели,
Яратам мин шуңа кышларны,

Һәр гаилэ сабый баласына,
Бүләк итсен йөрәк җылысын.
Бер кемне дә читләп үтми генә,
Куандырсын,  кече - олысын..

Килгэн кышның көтеп алган карын,
Йомшак келәм итеп күрәсең.
Бар кешене яуган карлар кебек,
Бәхетле,- дип килә күрәсем.

Урамнарда рәхәт, саф һавалар,
Кулга алып чаңгы - чанасын.
Тау битенә җыелып күңел ача,
Олылары, бала - чагасы.

Күңелебез булсын ап - ак кардай,
Каралтмыйча яшәү хакына.
Шатлык тулы күзләр елмайсыннар,
Бәхет телим газиз халкыма.

Яңа яуган кар өстеннән атлыйм,
Эзем кала карлы - буранда.
Айлы төне, салкын һавалары,
Хич керәсем килми урамнан.

Бик артыгын тәлап итми генә,
Риза булып яшик тормышка.
Яуган карлар, ак бәхетләр өчен,
Күңелем белән гашыйк мин кышка.

Газинур Әхмәтҗанов.
    1 декабрь 2022 ел.
Теләче - Азнакай.

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев