Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Укытучым - минем маягым!

Укытучы...Бала күңелендә аның якты образы аңа булган мәхәббәт хисләре беркайчан да сүнми, диләр. Бигрәк тә, үзең яраткан, аңа охшарга тырышып йөргән, киләчәккә юл күрсәткән укытучыларың булганда...

Әйе,алар безне мәгърифәт дөньясына алып керә, хәреф танырга, язарга өйрәтә,мбелем серләрен хәтеребезгә сеңдерергә тырыша, шуларны кабат үзебездән таләп итә, тәрбияле булырга өнди. Кемдер укытучысын  кырыс,әмма гадел булганы өчен, кемдер шәфкатьле яки  таләпчәнлеге өчен якын күрә...

Беренче укытучым Альфира Нургалиевна мине нәни кулларымнан тотып язарга. санарга, иҗектән сүз ясарга, укырга  өйрәтте.Тырышып укырга, тормышта үз максатыңны билгеләп,шул максатыңа ирешергә,кирәк чакта дусларыңа ярдәм  итәргә, үз илеңне яратырга ,кешеләргә шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга  кирәклеген дә миңа тәүге  укытучым аңлатты. Боларның барысы өчен мин Сезгә чын күңелемнән рәхмәтле,  беренче укытучым!

Һәркемнең иң  матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның  балачагы, мәктәп еллары белән бәйле.Мәктәп диюгә ,минем күз алдыма  югары сыйныфларда  белем бирүче   яраткан укытучыларым, алар үткәргән  мавыктыргыч  күңелле чаралар, белем илендә сәяхәт итәрлек,үз фәннәренә кызыксыну уята  торган нәтиҗәле дәресләр  килә.

Билгеле,Укытучы дигән бөек исемне  һәрбер кеше дә йөртә алмый. Минемчә, аның өчен табигать биргән  зур илаһи көч,сабырлык,зирәклек,өмет   һәм акыл тирәнлеге,ныклы иман кирәктер.Бу тирән мәгънәгә ия булган сүзләр бәйләме безнең Баландыш мәктәбе  укытучыларыма  бик тә туры килә.Чөнки үзләренең җылы карашы ,күңел сафлыгы ,сөйләм әдәбе һәм йөрәк  җылысы белән сөендерүче  гүзәл затлар белем һәм тәрбия бирә минем мәктәбемдә...

Кем генә булсак та, иң беренче  ирешкән уңышларыбыз өчен без   Сезгә бурычлы..Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, Сез һәрвакыт күңел түремдә булырсыз. Без сезнең һәм мәктәбебез исеменә тап төшермәбез. Биргән белемнәрегез, акыллы киңәшләрегезне һәрвакыт истә тотарбыз, яраткан укытучыларым! Шушы катлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрне бер читкә куеп , Сез   безнең өчен яшисез  бит...

      Әйе, дөрестән дә,   мәктәп – нык ихтыярлы, көчле шәхесләр генә эшли ала торган урындыр, минемчә. Мәктәп үз эшен яраткан, балалар һәм киләчәк өчен янып-көеп йөри торган укытучыларны гына кабул итә. Бары алар гына балалардан чын шәхес тәрбияләп, “мәктәп” дигән олы сүзне изге итеп саныйлар. Димәк,мин бәхетле... Минем укытучыларым да әнә  шундый!

Мәктәбемнең кадерле һәм хөрмәтле мөгаллимнәре!..Сезне барлык укучылар исеменннән  һөнәри бәйрәмегез-Укытучылар көне белән котлыйм. Сезгә сәламәтлек, мактаулы һәм тынгысыз хезмәтегездә зур уңышлар, күңел тынычлыгы, гаилә  бәхете,озын гомер, сабырлык телим.

Назлыгөл Гайнетдинова, Баландыш төп мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев