Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Умартачылык, терлекчелек һәм язгы кыр эшләре турында сөйләштеләр

Бүген муниципаль район Советының зур утырышлар залында муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин җитәкчелегендә умартачылык тармагына багышланган зур сөйләшү булды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының нәсел һәм җитештерү эше буенча бүлек начальнигы Дамир Миңнебаев, шул ук ведомствоның умартачылык һәм аквакультуралар бүлеге мөдире Динард Гатауллин катнашты һәм чыгыш ясады.

Фикер алышуларда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Резеда Фәрхуллина, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов катнашты. Аннары авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, крестьян-фермер хуҗалыкларының март аенда терлекчелек тармагында куйган хезмәтләренә нәтиҗә ясалды, язгы кыр эшләренең барышы турында сөйләшү булды. Бу хакта киңәшмәдә катнашуларга тирән анализлы чыгышны район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов ирештерде. Киңәшмәдә йомгаклау сүзе белән муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин чыкты.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев