Үсмер чакның истәлеге булсын
30 ноябрь көнне Шәтке урта мәктәбе спорт залында 2011 елда туган һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр егетләр һәм малайлар арасында Шәтке Кубогына үткәрелгән көрәш ярышын - тәүге ярыш дияргә була.
2010 елларда әлеге мәктәп базасында укучы балалар арасында үткәрелгән берничә ярышны исәпкә алмаганда. Ярышта Теләче, Үзәк, Олы Мәтәскә, Олы Мишә, Олы Нырсы урта һәм Баландыш төп мәктәбеннән 72 яшь көрәшче катнашты.
Нәтиҗәлелек зарур
Ярышларны ачу тантанасында мәктәп директоры Александр Ибушев билгеләп үткәнчә, әлеге ярышлар дәвамлы булачак. Һәм киләчәктә моңарчы Теләчедә, Олы Мәтәскәдә, Баландышта балалар арасында үткәрелеп килгән ярышлар кебек мәртәбәле көрәш турнирына әверелер дигән ышаныч бар. Чарада катнашкан һәм ярышка килгән балаларга үзенең изге теләкләрен җиткергән муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин да бу фикерне ассызыклады. Алай гына да түгел, урыннарда көрәш түгәрәкләрен нәтиҗәлерәк эшләтү һәм ярышларны мөмкин кадәр күбрәк оештыру бурычын куйды. Башкача була да алмый. Батыр үзенә тиң көндәш белән көрәшеп кенә, тәҗрибә аша гына батыр булып үсә ала.
Бу хакта тулырак «Теләче» газетасында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев