Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

“Уылдык - 2025” операцияcе бара

Районда “Уылдык - 2025” операцияcе бара.

25 апрельдә башланып киткән чара 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда сәнәгать максатларында балык тоту катгый тыела. Бу шөгыльне үз итүчеләргә яр буенда бер кармак сабы белән генә (ике кармак тагарга ярый) балык тоту рөхсәт ителә. Россия Федерациясе Административ хокук бозулар Кодексының 8.37 маддәсенең 2 өлешендә каралганча, закон бозучыларны җитди санкцияләр көтә: ике меңнән биш меңгә кадәр штраф каралган, берочтан балык тоту җайланмалары белән көймәләр дә конфискацияләнә. Балыкчылар, тоту тыелган, ягъни балыклар уылдык чәчә торган урында җәтмә, электр кармаклары белән тоткарлансалар яки экосистемага зур зыян салсалар, штраф күләме 500 мең сумга кадәр “үсәргә” мөмкин. Аерым очракларда закон бозучыларны ике елга ирекләреннән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр.

“Кызыл китап”ка кергән балыкларны тоту катгый тыела. Бу очракта закон бозучыларга бер миллион сум күләмендә штраф түлләтерү яки өч елга ирекләреннән мәхрүм итү каралган. Бу кадәресен безгә Татарстан Республикасы Биологик байлыклар буенча дәүләт комитетының районара инспекторы Эмиль Гаязов ирештерде. 

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев