Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Уңыш чынлап та яхшы

Быел районыбыз игенче-механизаторлары арасында 23695 гектар мәйданда игеннәрне җыеп алу бурычы тора.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 6 августка алынган мәгълүматларга караганда, бүген әлеге мәйданнарның 4430 гектары урылган (планга карата үтәлеш - 19%), 3820 гектары суктырып алынган инде. Тулаем икмәк кереме 12480 тонна тәшкил итә. Бер гектардан җыеп алынган икмәкнең күләме 32,7 центнер тәшкил итә. Җыеп алынган икмәкнең 3900 тоннасы арыш, уңышы - бер гектарга 35,1, 3180 тоннасы көзге бодай, уңыш күләме - бер гектарга - 37 центнер туры килә. Урып-җыю эшләре җаваплылыклары чикләнгән “Агролак”, “Алан” ширкәтләрендә, “Теләче Агро” ширкәтенең Үзәк бүлекчәсендә оешкан төстә бара. Шул ук ширкәтнең Муса Җәлил исемендәге бүлекчәсендә һәм “Баландыш” кооперативында темпны бермә-бер арттыру сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев