Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үз билгеңне “Татарча диктант” сайтына кереп 28 ноябрьдан соң белергә була

Ел саен “Татарча диктант” акциясен уздыру матур гадәткә әйләнде. Илебезнең төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребез татарча диктант яза.

“Татарча диктант” белем тикшерү чарасы 2014-2020 елларда Татарстан Республикасы” дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысалырында узыдырыла башлады. Акциянең максаты булып  - татар теле белән кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү, орфографик һәм пунктауцион хаталар ясамыйча язу теләген уяту, татар теленә аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү. Быел акция өч көн рәттән, 25,26,27 ноябрь көннәрендә үтә.  Теләче урта мәктәбендә  “Татарча диктант" акциясе бүген 26 ноябрь көнне үтте. Биредә район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә, районыбыз оешма-предприятие җитәкчеләре, район башлыгының урынбасарлары, диктант язучы райондашларыбыз, укучылар, укытучылар катнашты. Быел әлеге илкүләм чара 6 тапкыр үтте. Мәктәпкә килгән кунакларны милли киемнәрдән укучылар татар телендә шигырьләр сөйләп каршы алды. Ә “Туган тел” җырын, барлык  акциядә катнашучылар, укучылар белән бергәләп җырлады. Диктантны менә инде дүртенче ел рәттән, Россия Федерациясенең почетлы мәгариф хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Хаҗипова Гөлнур Габбас кызы яздырды. Диктантны яздыра башлаганчы Гөлнур Габбас кызы, барлык язу кагыйдәләре белән таныштырып, авыр сүзләргә аерым аңлатма биреп үтте.
-    Быелгы диктантка текст итеп Зөлфәт Хәкимнең “Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?” әсәреннән өзек алынган. 195 сүз. Диктантны җиңел дип әйтмәс идем, борынгы, инде сөйләм теленнән төшеп калган сүзләр бар. Әмма дә ләкин, аларны искә төшереп китү артык булмас. Барыгызга да диктант язуда уңышлар, - диде ул.
Диктантка “икеле” билгесе куелмый, бары тик “өчле, дүртле, бишле” билгеләре генә. Ә үз билгеңне “Татарча диктант” сайтына кереп 28 ноябрьдан соң белергә була.

Лилия Кыямова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев