Үзара тикшерү үткәрелде
Язгы кыр эшләренә әзерлекләрен тикшерү максатыннан, бүген, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә үзара тикшерү булып үтте.
Аны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының авыл хуҗалыгын инженер - техник яктан тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Фәрит Яруллин җитәкчелегендәге комиссия үткәрде. Комиссия составында “Россельмаш” компаниясенең рәсми дилеры Ренат Ибраһимов, “Ростехнадзор”ның район бүлеге җитәчесе Илфар Баев һәм Россельхозцентр”ның район бүлеге җитәкчесе Илдар Галиәхмәтов эшләде. Алар җаваплылыклары чикләнгән “Игенче”, “Чулпан”, “Алан”, “Август - Теләче” һәм “Агролак” ширкәтләренең техника паркларында, амбар хуҗалыкларында булып, язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканың ни дәрәҗәдә әзерлеге, симәнә, ашлама тупланышы һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре белән белән кызыксындылар, үзләренең фикер-тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Үзара тикшерүнең барышы һәм нәтиҗәләре турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев