Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үзебездән башлыйк

Районда чисталык Икеайлыгы дәвам итә. Үзебезнең шәхси биләмәләрне чистарттык, капка төпләрен дә тәртипкә китереп куючылар аз түгел. Матурлыкка һәрберебезнең күзе төшә. Ә бит тәртипне читтән килеп булдырмыйлар, үзебездән тора.

Җыештырган агачны чүп савытына ничек кирәк, шулай ташлаучылар да аз түгел. Урамдашларының, күршеләренең ничек чүп салганы мондый кешеләрне кызыксындырмый, уйландырмый. Шул ук вакытта кеше хезмәтен дә хөрмәт итмиләр. Шул агачларны яхшылап төргәкләп, бәйләп куючылар да юк түгел, чүп савыты кырыена куйганнар. Менә шундыйлардан күбрәк үрнәк алсак иде. Бу атнаның шимбә көнендә Бөтенроссия күләмендә өмә узачак. Бар җирне бергәләшеп тәртипкә салыйк, матурлыйк әле. Табигать анабыз гына сөенмәс, үзебезгә дә күңелле булып калыр. Бергәлектә көч дип юкка әйтмиләр бит. Бер өмә вакытында гына түгел, әйләнәтирәбезгә һәрчак игътибарлы булыйк, чисталыкны күз уңыннан ычкындырмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев