Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Чираттан тыш утырышта

Бүген муниципаль район Советының зур утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының дүртенче чакырылыш чираттан тыш утырышы булып үтте.

Муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин җитәкчелегендә узган утырышта ике көн тәртибе каралды:

-”2018 елның 12 апрелендә Теләче муниципаль район Советы тарафыннан чыгарылган 124 номерлы карарга “Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы җирле үзидарә органнарының, сайланулы вазифаи затларының һәм муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәтенә түләү шартлары турындагы” Нигезләмгә үзгәрешләр кертү турында”

-“2011 елның 17 февралендә Теләче муниципаль район Советы тарафыннан чыгарылган 26 номерлы карарга “Теләче муниципаль районының муниципаль хезмткәрләре этикасы һәм хезмәт тәртибе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында”.

Әлеге төн тәртипләре буенча район финанс-бюджет палатасы рәисе Рәис Яхин белән муниципаль район башкарма комитетының юридик бүлек начальнигы Юрий Емельянов чыгыш ясады. Азактан каралган көн тәртипләре буенча тиешле каралар кабул ителде. Утырышта йомгаклау сүзе белән муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин чыкты. 

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев