Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Велосипед белән - Мамадышка

Очраклы очрашулар булмый дисәләр дә, Сергей белән без көтмәгәндә таныштык. Аның велосипед белән сәяхәткә кузгалган мәле иде.

Комаровка авылында яшәүче райондашыбыз Мамадыштан әйләнеп кайту максаты белән юлга чыккан. Берүзе велосипед белән бит! Сергейга хәерле юл теләп озатып калган идем. Һәрдаим фотолар җибәреп торгач, үзем дә аның белән сәяхәт иткән кебек булдым. Менә бүген велосипед белән 250 чакрым юл узган Сергей Ласков хис-кичерешләрен безнең белән дә уртаклашты.

Табигать белән гармониядә

Ирле-хатынлы Сергей һәм Светлана гаиләләре белән табигатькә гашыйк. Алар сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырыша. – Машинабыз юк, мин кышын чаңгыда, ә җәен велосипедта йөрим. Балалар белән дә һәрвакыт җәяү йөрергә тырышабыз. Күбрәк бөртекле культураларга өстенлек бирәбез. Төрле үләннәр киптерәбез, табигать байлыкларын мул кулланабыз, - ди Сергей. Әле күптән түгел өч баласы белән бер атна палаткада яшәгәннәр. – Балык тоттык, рәхәтләнеп ял иттек. Сулап туймас саф һава, матурлык. Сүз белән аңлатып бетереп булмый. Балалар да телевизор, телефоннан ял итте. Өйгә кайтыйк дип аптыратмадылар, киресенчә, ошаттылар, - ди ул. Сергей хәзер күбрәк кул көченә өстенлек бирә башлаган. Электр инструментларының күбесен саткан. – Чалгы һәм триммер белән печән чабуның аермасын гына карыйк. Чалгы белән бер селтәнеп җибәрсәң, бөтен гәүдәң хәрәкәт итә, яңа чабылган печән исе... Ә тегеләй башта төренеп бетәсең, бензин исе, тавыш... Сәламәтлеккә кайсы файдалы булып чыга инде? Шул ук электр пычкысын гына алыйк. Сүз дә юк, болар тиз эшләү өчен уйлап чыгарылган. Ә бит сәламәтлеккә зыяннан башка файдасы юк. Элек нишләп чирләүчеләр әзрәк булган дибез? Автобус, машиналарда йөрүче булмаган. Гел авыр эшләрдә эшләгәннәр, сөңге тотып көрәшкәннәр. Цитруслы җиләк-җимешләр дә ашамаганнар. Ә хәзер без аз хәрәкәтләнүдән интегәбез. Ашаган ризыкларыбыз да чын түгел. Шуңа һаман авыртудан зарланабыз, - дип кызып-кызып сөйли әңгәмәдәшем. – Яшь вакытта төрле хәрәкәтчән уеннар уйнадык. Ә хәзер хәтта җитмеш яшьлек әбиләрдә дә ватсаплы телефон. Байлык артыннан куабыз. Ә бит дөнья малының җитәсе юк югыйсә. Акчада гына бәхет түгел. Бәхетле булу теләгең көчле булса, әз акча белән дә бәхетле булып була. Алтын-көмешнең кирәге юк, - дигән фикердә яңа танышым. Шуңа да ул табигать шартларында исән калу (бушкрафт) системасын ныклап өйрәнә башлаган. Велосипед белән сәяхәткә чыгу идеясе дә табигатькә тартылудан барлыкка килә.

Өченче тайпылыш – уңышлы

Сергей картиналар иҗат итәргә, балык тотарга ярата. Аның хыялы – велосипед белән бөтен Россияне әйләнеп чыгу. – Акчасыз гына сәяхәт итәсем килә. Акча белән аны бөтенесе дә булдыра. Аннан машина, самолет белән сәяхәт иткәндә табигатькә хозурланып бармыйсың. Ә велосипед белән бар матурлыкны күреп, тоеп барасың, - ди Сергей. Ул инде алдан сәяхәт итәргә талпынып карый. Кызганыч, алган йөге күп булу сәбәпле кире борылып кайтырга туры килә. Беренчесендә үзе белән 40 килограмм авырлыктагы әйбер алса, бу юлы ул иң кирәкле әйберләр белән 18 килограммлы йөк: палатка, өстәмә кием, котелок, кәстрүл, термос, чиләк, кармак, балта, пычак, телефон өчен өстәмә аккумуляторлар, кибет ашы һәм бер мең сум акча ала. Теләче - Әбде – Мамадыш – Зур Мәшләк – Теләче маршруты буенча дүрт көн хәрәкәт итеп, 250 чакрым юл уза. Ял итәргә туктаган арада балык тота, гөмбәле аш, уха пешерә, тузганактан салат ясый, үлән чәе кайната. Аны көчле җил, явып узган яңгырлар да куркытмый. Навигатор асфальт дип күрсәткән юл да басу юлы булып чыга. Хәлдән таеп, тузанга батып, Мамадышка килеп җитә ул. – Үзем белән бер мең сумны бер дә акчасыз юлга чыкмыйм дип кенә алдым. Велосипед та ватылырга мөмкин бит. Ләкин грунтлы юлдан бару шулкадәр талчыктырды, кафега кереп ашап чыкмый булдыра алмадым. Акчаны шунда сарыф итәргә туры килде, - ди Сергей. Иң күп араны сәяхәтенең дүртенче көнендә үтә ул. Телефоннар белән сумкасын хәл алырга туктаган җиреңдә онытып калдыру сәбәпле, өстәмә 22 чакрым ара узарга туры килә. Нәтиҗәдә бер көндә 90 чакрым юл узып, өенә кайтып егыла ул. – Дөрес, бу араны дүрт көндә түгел, биш-алты көндә дә узарга мөмкин булыр иде. Ләкин мин хатынымның туган көненә кайтып җитәм дип сүз бирдем һәм сүземдә тору өчен бераз тырышырга туры килде, - дип елмая Сергей. – Икенче көнне башка мондый сәяхәтләр дип авыз да ачмыйм, җитте, булды дип әйтер дигән идем, кая ул, яңа идеяләр белән янып яши башлады, - дип, хатыны Светлана да сүзгә кушылды.

Куркуны җиңәргә кирәк!

Сергей мондый юл үтүенә бер дә үкенми. Киләсе елда 500 чакрым ара үтәргә планлаштыра. – Эмоциональ халәтемне сүзләр белән генә аңлатып бирә алмыйм. Велосипед белән - Мамадышка Үземне ун елга яшьрәк итеп тойдым. Энергиям дә арткан кебек булды. Тик торганда әле бер җир, әле икенче җир авырта. Ә юлда мин бернинди дә авырту сизмәдем. Бу тормышта бернәрсәдән дә куркырга кирәкми. Куркуны һәрвакыт җиңеп була, - дигән девиз белән яши очраклы танышым. - Сәяхәт барышында тагын шуңа да игътибар иттем, ял итү өчен ясалган урыннарда, беседкаларда төрле чүп-чарлар аунап ята. Утырып ашаганнан соң үз артыңнан җыештырып китсәң нәрсә була? Ул чүпләрне машиналарына салып китәләр бит, күтәреп бармыйлар.Табигать-Анабызны пычранудан сакласак иде, - дип үзенең борчылуларын да җиткерде Сергей. Аны тыңлаган саен тыңлыйсы гына килеп тора. Үзенең яңа шөгыленә бирелгәнлеге, яңа максат-омтылышлар белән яшәве күзләреннән үк күренә. Сүз уңаеннан, Сергей велосәяхәткә чыгарга теләге булганнарны үзенең төркеменә чакыра. Әлбәттә, велосипед белән ерак юлга кузгалу физик һәм рухи яктан да ныклы әзерлек таләп итә. – Мин күп кенә профессиональ спортчыларның видеоларын карадым, табигатьтәге закончалыкларны ныклап өйрәндем. Һәм, әлбәттә, тренировкалар көчле булырга тиеш. Коллектив белән мондый сәяхәткә чыгулар күпкә күңелле, билгеле. Алынган йөкне бүлешеп алып барасың. Алда килеп туган каршылыкларны да бергә җиңәсең. Ә инде гитаралар белән җырлап утыру үзе ни тора, - ди Сергей. Кем белә, аның сафына кушылырга теләүчеләр, бәлки, сезнең арада да булыр. Сәяхәттән алган тәэсирләрегез белән уртаклашырга без дә килми калмабыз!

Алинә Шәмәрданова

Фото: Сергейның шәхси альбомыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев