Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ветераннар белән киңәшләштеләр

Ветераннар оешмасы районда билгеле бер урын тота. Район ветераннары җәмәгать эшләрендә, бәйгеләрдә теләп катнаша. Район ветераннар оешмасы бинасында узган чираттагы җыелышта район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, аның урынбасары Айрат Фатхуллин да катнашты.

Ветераннар үзләрен борчыган сорауларны, гозерләрен җитәкчелеккә җиткерде.  Киңәш-табышка корылган очрашудан өлкән буын вәкилләре канәгать калды. Район башлыгы ветераннар оешмасын төрле бәйгеләрдә катнашып, грантлар алырга чакырды. Шулай ук тәҗрибәле  өлкәннәрдә милли бәйрәмебез сабантуйны үткәрү, Теләче районның 30 еллыгына багышлап чыгарылучы китап буенча  һәм ял паркында  булачак реконструкция, үзгәрешләргә карата фикер, тәкъдимнәрен җиткерүләрен сорады. “Үткән тарихыбыз онытылырга тиеш түгел”,- диде ул ветераннарга мөрәҗәгать итеп.

Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев