Волейбол буенча кызлар арасында ачык Кукмара районы беренчелеге узды
14 гыйнвар көнне Кукмарада Айдар Закиров истәлегенә волейбол буенча 2007-2008 нче елгы кызлар арасында ачык Кукмара районы беренчелеге узды.
Ярышларда Чистай, Буа, Уржум, Казан, Теләче, Әтнә, Кукмара командалары катнашты. Безнең район данын тренерлар Зәкиев Әзгам, Гәбделхәев Рәшит, Шәяхмәтов Шамил кулы астында шөгыльләнүче Теләче, Олы Мәтәскә, Шәтке урта мәктәбе кызлары яклады. Үз төркемнәрендә кызлар 3 урынга лаек булды. Уен нәтиҗәләре:
1 урын – Казан
2 урын – Кукмара
3 урын – Буа командалары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев