Волейбол буенча "Көчлеләр турниры" булып узды.
25 гыйнвар көнне Арча районының Кенәр авылында 2006 нчы елда туган һәм аннан да яшьрәк кызлар арасында волейбол буенча "Көчлеләр турниры" булып узды.
Барлыгы 6 команда катнашкан ярышларда " Теләче" спорт мәктәбе данын Теләче урта мәктәбе (тренеры Зәкиев Ә.Х.), Шәтке урта мәктәбе (тренеры Габделхаев Р.Х.), Олы Мәтәскә урта мәктәбе кызлары (тренеры Шәяхмәтов Ш.А.) яклады.
Гомумкоманда урыннары түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын – Яңа Кенәр мәктәбе
2 урын-Арча
3 урын - Балтач
4 урын- Теләче командалары.
Әлеге турнирда катнашу мөмкинлеге тудырган өчен ООО “Агролак” ширкәте генераль директоры Гыйләҗетдинов Ф.Ф. олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев