Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Волонтёрлар штабына экскурсия ясадылар

Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, тәрбиячеләре Хуҗина Р.Г., Минһаҗева Г.Р., Хафизова Н. Р. белән бергә, СВОда катнашучыларга ярдәм итүче волонтерлар штабына экскурсия ясадылар.

Балалар гуманитар ярдәм пакетлары формалаштырырга өйрәнделәр, этикеткалар ябыштырдылар. Штабта балаларга волонтерлар эшенең әһәмияте, шулай ук Россия армиясе хәрбиләренең батырларча көрәшүе турында сөйләделәр.

Күптән түгел әлеге балалар бакчасы коллективы (тәрбиячеләр, ата-аналар)  шәхси гигиена чараларын, чәй, консерва, җиләк-җимеш, шоколад һәм башка кирәк-яраклар җыеп,  волонтёрларга тапшырдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев