Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хәерле юллар сезгә!

Өлешчә мобилизация чакырылган райондашларыбызның бер өлеше туган якларыбыздан китеп хәрби бурычларын үти башлады. Бүген Казан Экспода әзерлек үтүче якташларыбыз белән район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин, Теләче, Саба районнары комисары Фәнис Закиров янә очрашып кайтты.

Бүген аларга үзләре сораган балта, көрәк, генератор һәм башка кирәк- яраклар тапшырылды. Әлеге әйберләрне алып китү өчен махсус агач тартмалар эшләнеп алып барылды. Шулай ук теләчеләрнең кул җылысы салынып бәйләнгән йон носкилар, җылы свитерлар да солдатларга бирелде. Ир- егетләребез белән алга таба да элемтәләр югалмасын. Тизрәк алар исән- сау булып хезмәтләреннән кайтсыннар иде. Хәерле юллар сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев