Районыбыздан чыккан сәхнә йолдызлары катнашында Хәйрия концерты узды
7 апрель көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында районыбыздан чыккан сәхнә йолдызлары катнашында “Без бергә” дип исемләнгән Хәйрия концерты булып үтте.
Концерт Теләче якташлыгы җәмгыяте башлангычы белән үткәрелде. Җәмгыятьнең җитәкчесе Алан авылы туып - үскән якташыбыз, Казан шәһәрендә яшәүче Ирек Фәрит улы Даутов.
Шунысы сөенечле, концерт тамашачылар белән тулы залда үтте. Халыкчан итеп әйтсәк, залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Әлеге уңайдан, концертта кереш сүз белән чыгыш ясаган муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин зал тутырып килгән тамашачыларга һәм бер-бер артлы матур җырлар, биюләр башкарган хөрмәтле артистларыбызга ихлас рәхмәтен җиткерде.
Билет сатудан кергән акчалар Украинада махсус хәрби операциядә булган якташларыбызга гуманитар ярдәм буларак җибәреләчәк.
Түбәндәге фоторәсемнәрдә сез хәйрия концертының барышын күрәсез. Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укырга мөмкин.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев