Халыкара тарихи диктант - Җиңү диктанты узды
Киң җәмәгатьчелекне Икенче Бөтендөнья сугышы тарихын өйрәнүгә җәлеп итү, тарихи грамоталылыкны арттыру һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү максатыннан бүген Икенче Бөтендөнья сугышы вакыйгалары темасына Халыкара тарихи диктант - Җиңү диктанты узды.
Теләче урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында офлайн мәйданчык оештырылды, анда укучылар, җитәкчеләр һәм укытучылардан торган 50 кеше диктант язды. Чарада район башлыгы Нәҗип Хаҗипов та катнашып, үз белемен сынап карады. Башка гомумбелем бирү оешмаларында диктант онлайн рәвештә үтте.
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев