Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Хәния Фәрхи исемендәге төбәкара фестиваль узды

Башкортстанның Тәтешле районы Югары Тәтешле мәдәният сараенда Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә» исеме астында төбәкара вокал фестивале узды.

Фестивальнең идея авторы - артистның бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина. 

Быел бәйгенең чикләре киңәйгән – 80нән артык катнашучы Башкортстан Республикасыннан, Оренбург өлкәсеннән, Татарстан Республикасыннан һәм Пермь якларыннан үзләренең осталыкларын күрсәтергә килгән. Иң югары бүләкне - Гран-прины -  Теләче районыннан Рада Әхмәтгаязова яулады!

Аның таланты жюри һәм тамашачыларның йөрәкләрен яулады! Шулай ук, Теләчедән "Наз" вокаль ансамбле һәм Әлфия Поташова 1 нче дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булдылар. Котлыйбыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев