Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Хәрби хезмәттәге егетләргә УАЗ машинасы әзерләнде

Бүгенге көндә районыбыз халкы махсус хәрби операциядәге егетләр өчен гуманитар ярдәм әзерли.

Моннан бер ай элек Максабаш авылыннан  Фатыйх абый Зариповлар гаиләсе егетләр өчен УАЗ машинасы тапшырды. Әлеге техниканы  Табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт тикшерүе бүлегенең Теләче районы буенча район (районара) башлыгы Эмиль  Гаязов төзеклеген тикшереп,  әзерләп куйды. «Автомобиль тулысынча техосмотр узды - бөтен кирәк нәрсәләре алыштырылды, буялды, тәгәрмәчләре алыштырылды», - диде Эмиль Әнвәр улы.

Алгы сызыкта мондый машиналар алыштыргысыз – алар яраланганнарны тиз генә алып чыгарга, сугыш кирәк-яракларын китерергә һәм хәрби бурычларны үтәргә ярдәм итә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән барлык  райондашларыбызга һәм  волонтерларга зур  рәхмәтебезне белдерәбез!

Исегезгә төшерәбез,  гуманитар ярдәм район мәдәният йортында, Белова урамы, 5 йортта урнашкан штапта кабул ителә. 

Егетләргә иң кирәк булган әйберләр исемлеге: озак саклана торган продуктлар ( тушёнка, печенье, вафли, кофе, кисель, консерва, куертылган сөт, чәй (чай в пакетиках) һәм башкалар), футболка, эш перчаткасы, носки, эчке киемнәр, кырыну станоклары, теш пастасы һәм щёткасы, дымлы сөлгеләр (влажные полотенца), газ баллоннары, бәдрәф кәгазе, медицина препаратлары (бигрәк тә нефопам!).

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев