«Хәтер бакчасы» акциясендә катнаштылар
16 апрель көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» акциясе узды.
Акциядә укытучылар, мәктәп укучылары, Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының "Ашыт" дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы ,Габдрахманова Гөлнара Ильяс кызы катнашты. Мәктәп ишегалдында 60 нарат үсентесе утыртылды. Укучылар утыртылган агачларны тәрбияләрләр һәм һәрвакыт Ватанны саклаучыларны искә алырлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев