Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хәтер яңартырга дип кабат мәйданга чыктык

Бүген, ягъни 9 май көнне, илебез, республикабыз халкы, шул исәптән райондашларыбыз 1941 – 1945 нче еллардагы Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 78 еллыгын зурлап бәйрәм итә. Теләчелеләр дә олысы-кечесе, яше – карты бүген иртәдән ил азатлыгы өчен һәлак булганнарны, сугыш ветераннарын, тыл каһарманнарын искә алып, хөрмәтләп, хәтер яңартырга район мәдәният йорты янындагы мәйданга митингка җыйналды.

Митингта Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын һәм мәйданга җыелган барча халыкны Бөек Җиңү көне белән  муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татартан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Писарев,  ветераннарның район Советы рәисе Рәис Заһидуллин һәм яшь буын вәкиле - Теләче урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Сармат Хәкимов тәбрикләде.

Биредә Ватан азатлыгы өчен шәһит киткән якташларыбызның якты истәлеге бер минут тынлык белән искә алынды, обелиск янәшәсенә чәчәкләр салынды. Шулай ук кызыл канәферләр тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә төзелгән һәйкәл белән “Җиңү аллеясы”на куелды.

 Соңыннан район мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары тарафыннан сугыш чоры җырлары, лирикасы белән сугарылган  бай һәм тирән эчтәлекле концерт программасы күрсәтелде.

Аңарчы Ленин урамында сугыш чоры техникасы, мотоциклчылар, укучылар, оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр парады үткәрелде.

Бүген Теләче үзәгендә узган бәйрәмнең чагылышын сез түбәндәге фотоларда күрәсез. Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсен саныннан укый аласыз.  

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев