Хәтер көне уңаеннан
Бүген, 22 июнь көнне, Теләче авылы үзәк ял паркында Хәтер көне уңаеннан митинг булып узды.
Билгеле булганча, 1941 елның 22 июнь иртәсендә нацистлар Германиясе гаскәрләре безнең дәүләткә басып керәләр. 1945 елның 9 маена кадәр барган дәхшәтле Бөек Ватан сугышы шулай башланып китә. Сугыш безгә бик күп корбаннар алып килде, никадәр яшь егетләр яу кырында башларын салды, илебездә ул вакытта сугыш афәте кагылмаган бер генә гаилә дә булмагандыр.
Бүгенге Хәтер көнендә митинг уздыруның да максаты - 22 июнь көнне башланган сугышның нинди бәлаләр китергәнен, сугыш корбаннарын тагын бер кат махсус искә төшерү иде.
Митингта муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин чыгыш ясады. Ул үз чыгышында дәхшәтле чорлар турында онытмаска, ата-бабаларыбызның батырлыгы белән горурланырга кирәклеге турында сөйләде, алга таба илебездә сугышлар булмавын, һәрчак тынычлык булуын теләде.
Соңыннан митингка килгән халык һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды, Мәңгелек ут янына чәчәкләр салды.
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев