Бүген “Батыр” спорт комплексында “Хәвефсез тәгәрмәч - 2026” республика бәйгесенең район этабы булып үтте. Бәйгедә барлыгы 14 яшь инспекторлар отряды, җәмгысе 56 бала көч сынашты.
Традицион ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин катнашты һәм чыгыш ясады.Тантаналы өлештә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге хезмәткәре, полиция өлкән лейтенанты Ленар Кыямов, “Юл хәрәкәте иминлеге” бюджет учреждениесенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова, район мәгариф бүлеге методистлары - Гөлзада Әхвәрова белән Гөлназ Әхмәтвәлиева һәм район балалар иҗат үзәге белгече Сәйдә Закирова катнашты.
Ярышта мәктәпләр данын 9 яшьтән 11 яшькә кадәр булган ике малай, ике кыз яклады. Бәйгедә укучылар дүрт бирем буенча һәм иҗади бәйгедә көч сынаштылар. Биремнәр нигезендә укучыларның юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, беренче ярдәм күрсәтү тәртипләрен ни дәрәҗәдә белүләре, фигуралы итеп велосипедта йөрү осталыклары тикшерелде.
Балалар мәгълүм биремнәрне тиз арада, зур осталык һәм төгәллек белән башкарып чыктылар. Бу хакта җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында жюри әгъзалары билгеләп үтте. Ярты көн дәвам иткән киеренке һәм мавыктыргыч ярышта иң - иңнәр булып, Теләче, Олы Мәтәскә урта, Сауш, Баландыш төп һәм Иске Җөри урта мәктәпләре танылды. Ә иҗади бәйгедә призлы урыннарга Теләче урта, Баландыш төп һәм Олы Мишә урта мәктәбе укучылары лаек булды.
Җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны яулаган отрядларга район мәгариф бүлеге, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы бүлеге, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге җитәкчеләре тарафыннан имзаланган дипломнар, медальләр, кубоклар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, укучылар исә юл кирәк - ярагы белән бүләкләнде. Беренче һәм икенче урынны яулаган Теләче, Олы Мәтәскә урта мәктәпләре отрядлары велосипед белән самокатка лаек булды. Ярышта катнашкан отрядлар да бүләксез калмады, аларга исә ярышта катнашучы буларак диплом бирелде.
“Хәвефсез тәгәрмәч - 2026” бәйгесенең май аенда Казанда узачак республика этабында райныбыз данын Теләче урта мәктәбе яшь юл инспекторлары (җитәкчеләре - мәктәпнең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Рәсип Гатиятов) яклаячак. Аларга әлеге бәйгедә уңышлар һәм исән - имин чыгыш ясап кайтуларнын теләп калыйк.
Традицион бәйге турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Нет комментариев