Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Хәвефсез тәгәрмәч” бәйгесенең район этабы узды

Бүген “Батыр” спорт комплексында “Хәвефсез тәгәрмәч” республика бәйгесенең район этабы узды.

Район мәгариф бүлеге,  “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы бүлеге,  балалар иҗат йорты, Алдынгылар хәрәкәте активистлары катнашында узган бәйгедә барлыгы 12 мәктәп командасыннан 48 бала катнашты. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова да катнашты. 

 

Ярышлар буенча  иң-инәре дип Сауш төп мәктәбе командасы, Баландыш төп мәктәбе, Олы Мишә урта мәктәбе, Иске Җөри урта мәктәбе һәм Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе командалары табылды. Әлеге бәйгенең май аенда узачак республика этабында районын данын бүгенге бәйгенең җиңүчесе - Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы  яклаячак. Аларга әлеге бәйгедә дә уңышлар теләп калабыз!

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев