Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хезмәтләре хөрмәтләнде

Районның аграр сәнәгате үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш керткәннәре өчен бертөркем райондашларыбыз Дәүләт бүләкләренә лаек булды.

Дәүләт бүләкләре, аларга, бүген - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне уңаеннан Теләче мәдәният сараенда үткәреләчәк бәйрәм тантанасында тапшырылды.

-Теләче - Август” ширкәте җитәкчесе Алмаз Миңнехан улы Хәйруллинга, “Россельхозцентр” ның Теләче бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиәхмәт улы Галиәхмәтовка, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте механизаторы Илнур Габдерәүф улы Вафинга - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

-Район авыл хуҗалыгы һәм Әҗерле хезмәт азык-төлек идарәсе белгече Илфар Роберт улы Баевка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдереләчәк.

-“Алан” ширкәте баш бухгалтеры Чулпан Хәкимҗан кызы Касыймова, “Игенче” ширкәте баш агрономы Илнур Илгиз улы Тимербаев, “Нәүрүз” кооперативына караган Теләче сөт-май заводы лаборанты Тихонова Светлана Николаевна, “Агролак” ширкәте механизаторы Илназ Габдулла улы Габделхаков, “Низамов М.Х.” крестьянфермер хуҗалыгы ширкәте механизаторы Раил Хәбир улы Хәсәншин һәм “Август - Теләче” ширкәте баш икътисадчысы Гөлинә Рамил кызы Сибгатуллина Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 

Бәйрәмнән тулы фоторепортаж.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев