Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хокук бозу очраклары буенча Теләче муниципаль районының Административ комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин

Административ комиссия әгъзалары, хокук бозу буенча беркетмә төзүче вәкилләр белән берлектә авыл җирлекләре биләмәләрендә дә рейдлар дәвам итә

Искәртеп үтәбез, авыл биләмәләрен санитар карау Кагыйдәләре нигезендә, янәшәдәге территорияләрне карап тоту эченә кергән пунктларның үтәлүе зарур. Кагыйдәләр нигезендә: өй һәм хуҗалык биләмәләреннән тыш утын, печән, салам, хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән җитештерү, төзелеш, көнкүреш калдыкларын вакытлыча җыеп саклау, урамнарга чыгарып ташлау, юлларга су агызу, өй һәм хуҗалык тирәсендә рөхсәтсез вак хуҗалык корылмаларын төзү, капка төбендә төзү материалларын саклау тыела. Шулай ук янәшәдәге территориядә 15 см дан артык биеклектә булган үлән чабылырга тиеш.

Туган сораулар, тәкъдимнәр, хокук бозу очраклары буенча Теләче муниципаль районының Административ комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Тел.: (84360) 2-11-83, (84360) 2-18-67. E-mail: Telache@tatar.ru.

Теләче муниципаль районының административ комиссиясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев