Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа җиңүләргә рухландыручы очрашу

Бүген “Маяк” кафесында көрәшчеләребезне тәбрикләү тантанасы булып үтте. Моның өчен билгеле бер сәбәп тә бар: көрәшчеләребез республика күләмендә үткәрелә торган дүрт зур ярышта командалар беренчелегендә җиңү яулады.

Мәсәлән, безнең егетләр февраль аенда “Ватаным Татарстан” газетасы тарафыннан герой-шагыйрь Муса Җәлил, апрель аенда Түбән Кама шәһрендә легендар көрәшче Данил Галиев призына, октябрь аенда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм ноябрь аенда республика беренчелегенә үткәрелгән ярышта беренче булдылар.
Тантанада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин катнашты һәм көрәшчеләребезгә тәүге котлау сүзләрен ирештерделәр. Соңыннан алар районда милли көрәшне үстерүдә зур өлеш керткән аерым шәхесләргә, көрәшчеләребезгә Рәхмәт хатлары тапшырыдылар. Көрәшчеләрдән тыш, тантанага тренерлар, команда вәкилләре дә, журналистлар да чакырулы иде. Чыгышлар һәм бүләкләүләр район мәдәният йорты үзешчәннәренең матур концерт программасы белән үрелеп барды. Иң якты, сихри бәйрәмнәребезнең берсе - Яңа ел бәйрәме алдыннан оештырылган һәм мул сыйлы табын артында узган әлеге бәйрәм киче көрәшчеләребезне яңа җиңүләргә рухландырсын иде.
Көрәшчеләребезне хөрмәтләү тантанасы турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X