Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа төр, тәүге ярыш

Бүген, ягъни 21 май көнне, “Батыр” спорт комплексында спортның Абсолют Реаль сугыш төре буенча ачык турнир булып үткәнен хәбәр иткән идек.

Районның өстәмә белем һәм тәрбия үзәге хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән яңа төр ярыш Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланды. Тәүге ярышта Питрәч, Лаеш, Теләче районнары, Казан районының Идел буе районы һәм Киров өлкәсе (җитәкчеләре райондашларыбызга яхшы таныш Юрий Равдин) укучылары көч сынашты.

Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин белән Абсолют Реаль сугыш төре федерациясе Президенты Тарлан Халилов катнашты һәм чыгыш ясады. Җиңүчеләр белән призлы урын яулаучыларны да азактан алар бүләкләде. Көн буе дәвам иткән, интригаларга бай Абсолют Реаль сугыш ярышлары турында тулырак “Теләче” газетасыннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев