Якшәмбе көнне Татарстанда 21 градуска кадәр суыта
Төнлә һава температурасы 11-16 градус салкын булачак, урыны белән термометр баганалары -21 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
Иртәгә, 30 гыйнварда, республика территориясендә аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кар явуы ихтимал.
Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, төнлә һава температурасы 11-16 градус салкын булачак. Урыны белән термометр баганалары -21 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы минус билгесе белән 4-9 градусны тәшкил итәчәк.
Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил, юлларда бозлавык саклана, дип кисәтә синоптиклар.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев