Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яратып, сокланып карадык

16 ноябрь көнне район мәдәният йортында республикабызның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, профессор Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар дәүләт фольклор ансамбле концерты булып үтте.

Бер үк вакытта музыкаль инстументларда уйнаучы, җырлаучы һәм биюче егет-кызларның чыгышына быел Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үткәрелгән беренче “Татар сүзе” бәйгесе җиңүчеләре – Галискәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Ришат Әхмәдуллин белән Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисткасы, республикабызның атказанган артисткасы  Резидә Сәләхова зур осталык белән башкарылган  шигырьләре дә өстәлде. Ришат белән Резидәнең шигъри аһәңнәре күңелнең иң нечкә кылларына кагылды. Оста димичә, ни дисең инде?!

Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында бушлай күрсәтелгән концертка укытучылар, укучылар, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр һәм дәүләт фольклор ансамбле егет-кызларының чыгышын үз иткән тамашачылар чакырулы иде. 

Тулырак бу хакта "Теләче" газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X