Теләче Информ

Яшерен хәмер цехлары турында мәгълүмат өчен татарстанлыларга 50 мең сум түләячәкләр

Гражданнар әлеге акчаны җинаять эше кузгатылганнан соң гына ала алачак.

Татарстанда алкогольле продукция җитештерү буенча яшерен цехлар турындагы мәгълүмат өчен 50 мең сум күләмендә акчалата бүләкләү кертеләчәк. Бу хакта Дәүләт алкоголь инспекциясе коллегиясендә ведомство җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов сөйләде.

«Быел республика Хөкүмәте ярдәме белән гражданнарга алкоголь продукциясен җитештерүнең яшерен цехлары турында 50 мең сум күләмендә түләү кертергә телибез, әмма алар җинаять эше кузгатылганнан соң гына түләнәчәк», — дип хәбәр итте ул.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе узган ел кайнар линия телефоны буенча 85 мөрәҗәгать керүен дә өстәде. Хәбәр ителгән мәгълуматның ярты очрагында яшерен цехлар турында мәгълүмат расланды.

Реклама

 

Исегезгә төшерәбез, 2016 елдан республикада легаль булмаган хәмер җитештерү турында мәгълүмат биргән өчен гражданнарны матди бүләкләү системасы эшли.

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: