Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшьләр көне белән!

Кадерле яшьләребез! Барыгызны да иң якты бәйрәмнәрнең берсе – Яшьләр көне белән тәбрик итәбез!

Сез -  районыбыз, Ватаныбызның киләчәге. Ил куәте, аны үстерү, ныгыту - сезнең кулларда. Алга олы максатлар куеп, кыю адымнар белән барыгыз. Шушы көннәрдә районыбызның егет-кызлары кулларына өлгергәнлек аттестатлары алалар. Күпләре белемнәрен дәвам итәр, кайберләре эшкә урнашыр. Кайда гына булсагыз да, тормышта үз урыныгызны табарга тырышыгыз.

Яшьлек күз ачып йомганчы үтсә дә, һәр кеше аны гомере буе сагына, күңелендә иң кадерле ядкарь итеп саклый. Гомерегезнең иң матур - чәчәкләргә тиң чорын мәңге истә калырлык итеп күңелле, матур үткәрегез. Барыгызга да уңышлар, сәламәтлек, күтәренке кәеф, рух ныклыгы телибез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев