Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Әйләнчек болыт” (Көн темасына)

Һич җитешәр хәлләр юк, Быел бакчаны утап. Йөрим шунда барысын Яуган яңгырга сылтап

Көн саен килә болыт,

Күренә усал булып.

Күпме генә теләсәк тә,

Җибәреп булмый куып.

Туктар кебек, бары тик

Айлык планы тулса.

Әйбәт булыр иде дә,

Берәр көн яумый торса!

Бүген төшми-төшүен,

Куркыта мин - адәмне!

Болытка гына үпкәлим,

Чүпле калса бәрәңге!

Кая барсам - ул шунда,

Өйгә керсәм сагалый.

Көтеп тора чыкканны,

Бернигә дә карамый.

Булса да булыр икән

Шуның кадәр бәйләнчек!

Исем бирдем үзенә

Болыт түгел, “Әйләнчек”

Йөри торгач буталып,

Чакрым саен тукталып,

Тора кебек әле менә

Бераз күздән югалып.

Эшли торгач эшләнгән,

Тормаганмын калышып.

Утап чыкканмын бакчаны,

Болыт белән ярышып.

 

Дамира Миннебаева, Җәнәй авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X